Август ахырында татарстанлылар өч көн ял итә

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә караганда, республикада 29, 30, 31 август көннәре ял көннәре дип игълан ителәчәк. 30 август - бәйрәм көне быел якшәмбегә туры килә һәм, хезмәт турындагы законга туры китереп, бу очракта ял көне бәйрәмнән соң килүче эш көненә күчерелә. Шул рәвешле август ахырында атнага биш эш көне эшләүчеләрне өч көн ял көтә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International