Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре, кадерле коллегалар! Һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!
Төзүче һөнәре вакыт һәм модага бәйсез. Ул һөнәр генә дә түгел, ул – вазифа да, талант та, язмыш та. Кешеләрнең яшәү сыйфаты күп яктан төзүчеләрнең намуслы, үз эшләренә тугры булуына бәйле.
Бүгенге көндә төзүчеләрнең фидакарь эшчәнлеге дәүләт күләмендә әһәмияткә ия бурычларны гамәлгә ашыруга хезмәт итә. Икътисади кыенлыкларга да карамастан, Татарстан Республикасы төзүчеләре торак, социаль-мәдәни өлкә объектларын сафка бастыру күләмнәрен югары дәрәҗәдә саклый, гаять катлаулы сәнәгый проектларны гамәлгә ашыра, заманча эш алымнары һәм технологияләр кертеп, сыйфатны елдан-ел яхшырта.
Республика төзелеш комплексы – оешкан, һөнәри коллективлар, кызыклы проектлар, яңа төзелешләр һәм реконструкция эшләренә зур ихтыяҗ ул. Бу исә төзүчеләрнең үзләренә йөкләнгән катлаулы һәм җаваплы бурычларны намус белән үтәячәгенә ышаныч уята, аларның фәнни казанышлар һәм югары технологияләргә нигезләнгән һөнәри осталыгы, туган җиргә мәхәббәте, гореф-гадәтләрне хөрмәт итүе татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендәге барлык планнарны чынга ашырырга мөмкинлек бирә.
Барлык хезмәттәшләремә лаеклы проектларны гамәлгә ашыруын, үз алдына куйган максатларга ирешүен, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек теләп калам!