Буалы Әдип Каюмов кабак үстереп бабайларны дәваларга җыена

2015 елның 28 августы, җомга

Шикәр заводы мәдрәсәсәсе территориясендә кабак плантациясен буалы Әдип Каюмов үстерә. Әлеге яшелчәне ул рекорд сугар өчен түгел, ә анда йөрүче бабайларны бәвел юлы бизе авыруыннан дәваламакчы. Мәскәү профессорыннан әлеге чирле кешеләргә кабак төше файда бирә дигән киңәшне ишеткәч, орлыкны Казахстаннан махсус кайтарткан. Әлеге сортның төшләре кабыксыз, чистартмыйча да ашарга була. Әдип абый, узган елдагы кебек, кабак уңышын мәчеткә йөрүче ир-атларга бүлеп бирергә уйлый.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International