Буаның ун пәһлеваны аркан тарту буенча Россия ярышларына китте

2015 елның 4 сентябре, җомга
Районның баһадир егетләре –  Иске Суыксудан алтау – Илсур Хөсәенов, Илдус Хөсәенов, Марат Дәүләтшин, Илдус Әхмәтшин, Фиргать Хөсәенов, Сәйдәш Җәләлетдинов, Иске Тинчәледән Раил Ильясов, Буадан Алексей Попов, Линар Вәлиуллин, Адав-Толымбайдан Марат Вәлиуллин Ленинград өлкәсенең Пушкино шәһәренә юл алдылар. Алар 4-5 сентябрь көннәрендә чираттагы мәртәбә аркан тарту буенча Бөтенроссия ярышларында көч сынаячаклар.  Былтыр Буаның иң көчле егетләре әлеге бәйгедә өченче урын алганнар иде, был тагын да зуррак уңыш яулауларын телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International