Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Декрет һәм “больничный” акчаларын кем түли?
2015 елның 4 сентябре, җомга
Ике ай дәвамында Социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлекләрендә барлыгы 116 мең пособие түләнелгән. Аларның гомуми суммасы 1 миллиард 79 миллион сумны тәшкил итә. Беренче коймак төерле була, диләр. Бу гыйбарә монда да туры килеп тора. Ник дигәндә, Татарстан халкы аннан канәгать түгел. Чөнки республикалылар декрет һәм “больничный”лар буенча түләүләрне вакытында ала алмый.
Әлеге “иске яңа” проект Россиянең 10 төбәгендә эшләп килә. 2011 елда ул Түбән Новгород өлкәсе, Карачай-Черкессия республикасында башлана. 2012 елда Әстерхан, Курган, Новогород, Новосибирск, Тамбов өлкәләре, Хабаровск крае кушыла. Татарстан республикасы исә проектка быелның 1 июленнән катнаша.
20 ел дәвамында бертөрле механизмнар буенча эшләгән фондның яңа ысулларга күчүе, әлбәттә, халык арасында аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара. “Кешеләр тарафыннан килгән шикаятьләрнең күбесе акчаның хезмәткәрләрнең исәп-хисап счетларына килмәүләренә бәйле. Ләкин монда эш белән тәэмин итүчеләрнең гаебе зур. Ник дигәндә, нәкъ менә алар үз хезмәткәрләре турында дөрес булмаган мәгълүмат бирә. Шул сәбәпле, акча үз хуҗасына барып җитми”, – дип белдергән “Реальное время” басмасына Татарстан республикасы буенча Социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе
Рамил Гайзатуллин
.
Еш кына реквизитлар дөрес күрсәтелми икән. Беренче карашка, вак кына булып тоелган мәсьәләләр аркасында фондка кабаттан эш белән тәэмин итүчеләр белән элемтәгә кереп, аларны дөрес мәгълүмат бирергә мәҗбүр итәргә туры килә икән. Ә бу исә кабаттан вакыт таләп итә. Кагыйдә буенча, 15 көн эчендә хезмәткәрләргә акча түләнергә тиеш. Биш көн дәвамында эш белән тәэмин итүче гариза тутыра, 10 көн эчендә Социаль иминиятләштерү фонды үз эшен тәмамлый. Хата киткән очракта әлеге цикл яңадан кабатлана. Гадәттә, шикаятьләрнең күбесе декрет ялында утыручы хатын-кызлардан килә. Аларны да аңларга була: ай саен түләнелә торган акча алар өчен бердәнбер керем чыганагы булып тора. Шуңа күрә мәсьәлә киеренке, дип әйтергә мөмкин.
Әлбәттә, фонд элек тә хезмәткәрләр турында мәгълүматлар алган, элек тә аларга акча барып җитмәү проблемасы булган. Тик ул вакытта хезмәткәрләр үзләрен эш белән тәэмин иткәннәргә шикаять язарга җөрьәт итмәгән. Ә фондка, дәүләт структурасы буларак, шикаять белдерергә мөмкин. “Без аһ-зарларны тикшерә башлаганда, күп очракта бухгалтерия гаепле була. Йә фамилия дөрес язылмаган, йә паспорт номерлары дөрес күрсәтелмәгән... Әгәр эре предприятие булса, хезмәткәрләрнең берсе генә булса да дөрес язылмаган була. Бу мәсьәләләр барысы да финанс дисциплинасына барып тоташа. Без моңа өйрәткән идек инде”, – ди Рамил Гайзатуллин.
Ләкин проблеманың нинди булуына карамастан, соң булса да, акчалар үз хуҗаларына барып җитә икән. Социаль иминиятләштерү фонды үз бурычын ахырына кадәр үти.
Бер яңалыкны да әйтеп узарга кирәк: элек социаль пособиеләрне хезмәт хакы килү белән бергә алсалар, хәзер исә барысы да эш белән тәэмин итүчеләрнең документларын фондка кайчан тапшыруына бәйле. “Турыдан-туры түләүләр” пилот проекты буенча “кайнар линия” дә ачылган. Татарстанда әлеге проект яхшы итеп эшләсен өчен, өч айга якын вакыт кирәк икән. Чөнки беренче чиратта, базаны формалаштыру таләп ителә. Мәгълүм булганча, пособиеләрне шул бер үк кешеләр ала. База барлыкка килгәннән соң, эш белән тәэмин итүчегә мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәк. Шул сәбәпле, барлык түләүләрне дә вакытында башкарачаклар.
“Турыдан-туры түләүләр” пилот проектын бик кирәкле, дип саный белгечләр. Пособие алырга кирәкле кешеләр үз эшләренең җитәкчеләренә бәйле булмаячак. Элек предприятие банкротка чыгу сәбәпле, аналар декрет ялы өчен акчаларны да ала алмаган. Хәзер исә мондый хәл кабатланмаячак: бу проект һәркемгә дә социаль пособиеләрне алырга мөмкинлек бирә.
Хезмәт хакы алу буенча бернинди мәгълүматка ия булмаган кешеләр дә була икән. Ул очракта гражданинның профессиясе нормативы каралып, барлык социаль пособиене фонд исәпләп чыгара. Проектның өстенлеге дә нәкъ менә шушында чагыла. “Без кешенең эшләгәнен, барлык түләүләрнең дә башкарылачагын дәлиллибез”, – ди Рамил Гайзатуллин.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
31
март, 2026 ел
2026 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Төзелеш материалларын ничек сайларга һәм үз хокукларыңны бозмаска
Ремонт һәм төзелеш сезоны башлану белән безнең белгечләр сыйфатсыз төзелеш һәм бизәү материаллары сатып алуга бәйле гражданнар мөрәҗәгатьләренең артуын теркиләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге категориядәге товарларны сайлау аерым игътибар таләп итә, чөнки аларның сыйфатына торакның эстетикасы гына түгел, гражданнарның сәламәтлек иминлеге дә бәйле.
Ислам финанславы буенча экспериментка Татарстаннан күбрәк беркем дә әзер түгел
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ислам финанславын Россиянең берничә төбәгендә бу юнәлештә эксперимент үткәрү турында карар кабул ителгәнче үк актив рәвештә алга этәрде, мөфтият шактый тәҗрибә туплады. Бу хакта «Партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы турында» брифингта ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз