Буалылар Казан ярминкәсенә 91 тонна продукция төяп баралар.

2015 елның 11 сентябре, җомга
Татарстанда 5 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Алар 26 декабрьдә генә ябылачак.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, ярминкәләрдә азык-төлек базар бәясеннән 15-20 процентка очсызрак. Быел Казанда 8, Яр Чаллыда 2 мәйданда ярминкәләр оештырылды. Буалылар Чүпрәле районы сәүдәгәрләре белән чиратлашып Восстание разъездында, Коләхмәтов урамы, 1 номерлы йорт каршысында сату итәләр. 5 сентябрьдә чүпрәлеләр Казан халкына очсыз продукцияне тәкъдим итсәләр, 12 сентябрьдә безнекеләр барачаклар. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Гөлинә Шәрәфетдинова сүзләренә караганда, ярминкәгә агрофирмалар, оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре барысы бергә 50 тонна товар алып барачаклар.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International