Буа футболчылары республикада кабат җиңүчеләр исемлегендә

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
Ярышларда Буаның “Батыр” спорт мәктәбеннән  Ринат һәм Радик Садыйковлар, Кыяттан Александр Степанов әзерләгән команда катнашты. 

Ярымфиналда алар мамадышларны 1:0 исәбе белән оттылар. Беренче һәм икенче урын өчен барган уеннарда безнекеләр капкасына азнакайлылар 4 гол кертте, буалар исә көндәшләре капкасына берне дә кертә алмады. Моның белән икенче урынга чыктылар.

 Медальләрне, кубокны һәм Мактау грамоталарын – командага Татарстанның футбол федераңиясе рәисе урынбасары Радик Әхмәдуллин тапшырды. Тренерларга һәрвакыт җиңүчеләр әзерләгәннәре өчен рәхмәт әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International