Әлеге визит Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылды. Кыят урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары интернат-йортта тәрбияләнүчеләр каршында концерт куйдылар. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Тормыш имнлеге нигезләре һәм физкультура укытучысы Сергей Морозов аларны мәктәп җитәкчелеге, коллектив исеменнән бәйрәм белән котлаганнан чират бүләкләргә җитте. Тәмле пироглар да, Кыят балы да, укучылар кулы белән ясалган әйберләр дә өлкәннәр күңеленә хуш килде.

2015 елның 10 октябре, шимбә
Рөстәм Шәйхи улы Әюпов районның алдынгы “Коммуна” җәмгыятендә 1979 елдан бирле хезмәт куя, 1981 елдан баш агроном булып эшли.  Кичә ул Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәре көне уңаеннан узган танатанага чакырылды. Президент Рөстәм Миңнеханов аны озак еллык хезмәте һәм ирешкәннәре өчен “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International