Буада картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка курчак театры килде

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
Узган атнада интернат-йортка Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең курчак театры һәм кулдан туку түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балалар килде. Алар өлкәннәргә хәйрия концерты күрсәттеләр. Әби-бабайлар яшь артистларга кул чаптылар, аркаларыннан сөйделәр. Ашханәдә тәмле чәй, конфет, пешкән ризык белән сыйлаганнан соң, балалар кул эшләре бүлмәсе белән  таныштылар. Алар бирегә тагын килергә вәгъдә бирделәр – туку серләре белән төшенү һәм курчак т спектаклен күрсәтү өчен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International