Утыргыч урынына адаптер кулланмагыз!

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстанда 2015 елның гыйнварыннан алып октябренә кадәр биш пассажир бала һәлак булган, 42 сабый төрле тән җәрәхәтләре алган. Үлемгә китергән төп сәбәп – балаларны махсус утыргыч куллану урынына адаптерлар ярдәмендә куркынычсызлык каешлары белән эләктерү.


Салонда булган балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итә торган автомобильнең конструктив үзенчәлекләре машинаны эксплуатацияләү буенча белешмәдә язылган. “Балаларның куркынычсызлыгы” дип аталган махсус бүлектә үзебездә җитештерелгән һәм чит илдә чыгарылган автомобильләр кулланмаларында балалар утырткычларын яки махсус канәфиләрне сайлау, урнаштыру, дөрес итеп кую буенча тәкъдимнәр белән дә танышып була. Кулланмада “Үлемгә китерә торган куркынычсызлык”, “Авыр тән җәрәхәтләренең куркынычы” билгеләре, “Куркыныч” яки “Кисәтү” грифлары ярдәмендә күрсәтелгән мәгълүматлар буенча куркынычсызлык системасына үзгәрешләр кертү тыела. Бу, әлбәттә, беренче чиратта, каеш, утыргыч, аларны беркетү җайланмаларына кагыла.

Шунысын да истән чыгармаска кирәк: адаптерлар автомобиль үзенчәлекләрен исәпкә алмый, шуңа күрә алар берничек тә махсус утыргыч функцияләрен үтәми. Җитмәсә, адаптерларны кулланганда, баланың куркынычсызлыгына беринди дә гарантия биреп булмый. Мондый җайланмалар куллану автомобиль җитештерүчеләр тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләргә аяк чала. Чөнки адаптер кулланганда, куркынычсызлык каешы чолганып бетә.

Шулай итеп, балаларны махсус адаптерлар ярдәмендә генә эләктерү Россия Федерациясенең юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пунктын боза. Шуңа күрә балаларны бары тик махсус утыргычта йөртергә кирәк. Юл кагыйдәсен бозучы машина йөртүчеләргә 3 мең сум күләмендә штраф каралган. Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе сабыйларның куркынычсызлыгына җитди итеп караунысорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International