Ул Татарстанда кичә старт алды һәм 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, бу чорда сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләрен тикшерү көчәйтеләчәк. Хезмәткәрләр бигрәк тә кафеларда, рестораннарда узучы банкетларга игътибар бирәчәкләр – аларның моңа хокуклары бар. Өстәлләрдә контрафакт алкоголь табылганда, административ тикшерүдән соң гаеплеләргә штраф салыначак, ә продукция конфискацияләнәчәк. Гражданнарга ул 4 мең сум тәшкил итә. Легаль булмаган алкоголь сәламәтлек өчен куркыныч янаганда, җинаять җаваплылыгы көтә.