Муниципаль берәмлекләр советы кадрлар мәсьәләсен күтәрде

2015 елның 26 декабре, шимбә

Татарстан Муниципаль берәмлекләре советының унынчы – юбилей съездында узып бара торган елда авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, республика җитәкчелеге белән көнүзәк мәсьәләләрнең чишелеш юллары барланды.


Казанның “Корстон” комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт вәкилләре, 956 муниципаль берәмлекнең 955 җитәкчесе катнашында узган еллык җыелышта Муниципаль берәмлекләр советының рәисе Минсәгыйть Шакиров доклад белән чыкты.

Унынчы съезд делегатларын сәламләп, Россия муниципаль берәмлекләре конгрессы башлыгы Виктор Кидяевтан, төрле субъектлардагы Муниципаль берәмлекләр советларыннан телеграммалар да кабул ителде.

Мәгълүм булганча, быел көз Татарстанда Президент кына түгел, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарында да сайлаулар үтте, аларда элеккеге составның 22 проценты алышынды. Шулай итеп, 198 муниципаль берәмлекнең җитәкчеләре республика съездына беренче тапкыр җыелды. Минсәгыйть Шакиров та сүзен кадрлар мәсьәләсеннән башлады – аңы муниципаль берәмлек башлыкларының вәкаләтләре тәмамланмаган килеш еш алышынып торуы тынгылык бирми.

– Соңгы биш елда муниципаль берәмлек башлыкларының яртысы эшеннән китте. Мөстәкыйльлекне, җаваплылыкны күтәрә алмыйча бер чакырылышны да эшли алмаганда, нинди сыйфат турында сүз барырга мөмкин? Хөкүмәт тарафыннан кадрларга этәргеч буларак эшчәнлекләрен премияләр белән билгеләп үтү, пенсия, эш автомобильләре, компьютерлар белән тәэмин итү каралган. Бүген дә Татарстан Президенты йөз җиңел машина һәм автобустан ачкычлар тапшырды, – диде Минсәгыйть Шакиров. Аның сүзләренчә, җирле үзидарәләргә 1 миллион сумлык грантлар бирү буенча бәйгеләр шулай ук үз көчендә калачак. Үткән ел муниципаль берәмлекләр Хөкүмәткә авыл советы биналарын ремонтларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Муниципаль берәмлекләр советы рәисе бу сорау да уңай чишелеш табуын хәбәр итте.  

Татарстанда 956 муниципаль берәмлек башлыкларының 220се – хатын-кызлар. Җитәкчеләрнең 69 проценты – югары, 35 проценты урта һөнәри белемле кешеләр (муниципаль хезмәт таләбе буенча, 2018 елдан бу вазифада эшләүчеләр, һәм  аларның урынбасарлары да югары белемгә ия булырга тиеш). Яңа чакырылышта 30 яшькәчә 28 кеше хезмәт куя. 255 кеше җирле үзидарә өлкәсендә ун еллык эш стаж туплаган, 29 кешедә ул 25 елга җиткән. Татарстанның Муниципаль хезмәт турындагы кодексы нигезендә, хәзер җирле үзидарәдә көч куючы гражданнарның хәрби бурычын үтәгән еллары да эш стажына керәчәк. 200дән артык җитәкченең эшчәнлеге дәүләт бүләкләре белән бәяләнгән.

Минсәгыйть Шакиров муниципаль берәмлек җитәкчеләренең юридик белемен күтәрү бүгенге көндә кичектергесез таләп булуына басым ясады. Чөнки ел саен 10 меңләп муниципаль хокукый актлар кабул ителә, шул ук вакытта  законнарга да һаман саен үзгәрешләр кертелә тора. Әйтик, агымдагы елның беренче яртысында прокуратуралар 2 меңнән артык шундый актны кире каккан.

Соңгы елларда съезд саен җирлекләрдәге гидротехник корылмаларны милеккә рәсмиләштерү мәсьәләсе күтәрелә. Минсәгыйть Шакиров әлеге корылмаларның нибары 40 проценты гына тиешенчә документлаштырылуын әйтеп, һәм Апас, Балтач, Буа, Чүпрәле, Биектау кебек кайбер районнарда бу эшкә хәтта тотынмауларын искәртеп, вәзгыять үзгәрмәгән очракта ваемсыз хуҗаларны гидротехник корылмаларга капиталь ремонт ясау программасыннан төшереп калдыру белән янады.

Татарстан Хөкүмәтен авылларда елдан-ел терлек санының кимүе борчу уяту сәбәпле, съездда муниципаль берәмлек башлыкларына шәхси хуҗалыкларны үстерергә булышучы дәүләт программалары хакында мәгълүматларны халыкка җиткерү, аларга кирәкле документларны җыярга ярдәм итәргә дә кушылды.

Авыл җирлекләрендә социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен үзара салым салу – җирле үзидарәләр өчен шулай ук актуаль тема. 2013 елда башланган максатчан җыемнарның инде файдасын да күрәләр. “2013 елда 93 муниципаль берәмлектә референдум оештырылган булса, 2014 елда – 655, 2015 елда 745 берәмлектә үткәрелде. Бер кешедән уртача 250 сум күләмендә үзара салым җыелды. “Ил төкерсә – күл була”, ди халык мәкале. Нәтиҗәдә, 110 миллион сумнан артык акча җыелып, республика бюджетыннан кушылган акчалар белән әлеге сумма 550 миллион сумнан артты. 2016 елда референдумнарны беренче кварталда оештыру таләп ителә, бу бөтен планлаштырылган эшләрне җәйге чорда тәмамларга өлгерү өчен кирәк”, – дип аңлатты Минсәгыйть Шакиров. Съездда чыгыш ясаучылар референдумнар шәһәр округларындагы бистәләр өчен дә әһәмиятле чара булуын әйтеп, аларны шәһәр һәм бистәләрдә эшчәнлек башлап җибәргән Территориаль иҗтимагый үзидарәләр аша оештырырга тәкъдим итте. Билгеле булганча, Татарстанда 297 Территориаль иҗтимагый үзидарә исәпләнә, ике елда аларның саны өч тапкырга күбәйде. Территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең рәисләренә бюджеттан компенсацияләр түләнә. Ә 2016 елда аларны эш бүлмәләре һәм мәгълүмат калканнары белән тәэмин итү, республика күләмендә конференция уздыру планлаштырыла. Гомумән, бу оешмаларга юридик зат статусын бирү турында сүзләр бара.

“Без – президент командасы”

– Без – президент командасы, – дип, съездда Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр ТыгинТатарстанда халыкның, бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программалары өчен хезмәттәшләре исеменнән Президентка рәхмәт әйтте. – Президент игълан иткән Парклар һәм скверлар елында да без дистәләгән җәмәгать урыннарын төзекләндердек, яңа бакчаларга нигез салдык. Бүген кешеләр бездән ишегалларны да төзекләндерергә сорый. Алар күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасына кушылган кебек, ишегалларын төзекләндерүгә дә өлеш кертергә әзер.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында ишегалларын төзекләндерү өчен капиталь ремонт программасына өмет итеп булмаячагын кисәтеп, чынлыкта да әлеге мәсьәләне хәл итү ысулларын табарга кирәклеге белән ризалашты. Ә Парк һәм скверлар елының уңышларына тукталып, Президент төзекләндерелгән паркларның җаваплы хуҗаларын билгеләргә, аларны тәртиптә тотуны мәктәп, уку йортларына, коллективларга йөкләргә киңәш итте.

Рөстәм Миңнеханов унынчы съездда йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Ул узып баручы елда сайлаулардагы югары күрсәткечләр Хөкүмәт белән җирле үзидарәләрнең бердәм һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе булуын ассызыклады.

– Ел җиңел булмады, киләсе елда да безне сынаулар көтә. Татарстан сәнәгать продукциясе күләме буенча Россиядә – бишенче, инвестицияләр җәлеп итү юнәлешендә – өченче, төзелештә – бишенчә, авыл хуҗалыгы тармагы үсеше буенча өченче урында. Республиканың һәр тармакта үсеш мөмкинлекләре тагын да зуррак. Әлбәттә, без нефть табу, нефть химиясе, машина төзелеше тармакларына төп игътибарны бирәбез, һәр өлкәдә инновацион заманча технологияләр кулланырга омтылабыз. Шулар исәбенә без утызга якын социаль программаны тормышка ашырабыз. Бу программалар белән без халык алдында җавап тотабыз. Быел 2 миллион 400 мең квадрат метр торак тапшырабыз, авария хәлендәге йортлардан кешеләрне яңа өйләргә күчерәбез, ел дәвамында 76 яңа балалар бакчасы, 79 ФАП, 162 универсаль спорт мәйданчыгы, 42 авыл клубы, 32 участковый йорты һәм башка бик күп объектлар сафка бастырдык, су кертү, юллар салу, урамнарда яктырткычлар урнаштыру – башкарган эшләрне санап бетерерлек түгел. Узган сайлауларда халык безнең эшләребезнең нәтиҗәсен күреп, киләчәккә ышанычын белдерде. Икътисади киеренкелеккә карамастан, без киләсе елда да әлеге социаль программаларны дәвам итәчәкбез, аларның күләмнәре расланды инде. 2016 елда Россия Дәүләт Думасына сайлаулар үтәчәген онытмыйча, аңа әзерлек өчен планлаштырылган эшләрне көзгә кадәр тәмамларга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.   

Татарстан Президенты сүзләренчә, халык белән турыдан-туры эшләүче җирле үзидарәләр алдында бүген, аеруча авылларның, авыл хуҗалыгының киләчәген кайгырту, яшьләрне авылда калдыру, аларга эшләргә-яшәргә, шул исәптән, кече һәм урта эшкуарлыкка, шәхси хуҗалыкларга шартлар тудыру кебек җитди бурычлар куела. Бу уңайдан, Президент Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына “Лизинг-грант” программасы буенча авыл хуҗалыгы җиһазларын сатып алуга бирелүче дәүләт субсидияләренең кимендә 30 процентын авыл җирлегенә җибәрергә боерды.

Рөстәм Миңнеханов җирле үзидарә җитәкчеләрен үз территорияләрендәге һәр вакыйгадан хәбәрдар булырга өндәде. “Еш кына мигрантлар арасында безнең илебезгә хас булмаган радикаль карашлар тарату очраклары ачыклана. Сезнең авыл һәм шәһәрләрдә кемнәр яшәвен, нәрсә белән шөгыльләнүен белеп торырга кирәк, безгә милләт һәм динара дуслыкны саклау мөһим”, – дип төшендерде Президент.
 
Съезд азагында Рөстәм Миңнеханов алдынгы җитәкчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Минсәгыйть Шакировны исә делегатлар бертавыштан янә Совет рәисе вазифасына сайлады. “Бер-беребезнең теләк-тәкъдимнәрен ишетү өчен мондый күзгә-күз очрашулар бик файдалы. Киләсе елда да эшләрегездә уңышлар телим”, – дип Президент җыелыштан үзен Кыш бабайга тиңләп, җирле үзидарә башлыкларының гозерләре язылган бер кочак хатлар күтәреп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International