Буа театры сәхнәсендә һәр көнне Яңа ел тамашасы

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Быел театр труппасы балаларга  "Кышкы әкият"  исемле тамаша тәкъдим итә. Төп геройлар - Кыш бабай һәм Кар кызы,  Төлке, Кащей, Аю, Куян. Сюжет хайваннар катнашында  Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бара. Хәйләкәр Тәлке һҗм Кащей бүләкләрне урлап бәйрәм кәефен җибәрмәкче булалар. Аю, Куян Кыш бабайга һәм Кар кызына булышалар. Ахырдан балаларның да сәхнәдә геройлар белән бергә чыршы тирәсендә әйләнүләре тамашага тагын да җанлылык өсти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International