31 декабрьдә көндезге 12 сәгать 40 минутта Буа бала тудыру үзәгендә 2,8 килограммлы кыз бала дөньяга беренче аваз салды.
Ул – 2015 елның соңгы баласы. Әнисе безнең районынныкы, яшәү урыны белән Казанда теркәлгән. Гаиләдә өченче бала. Без бала тудыру йортындагы хезмәткәрләр белән элемтәгә кергәндә, әле 2016 елның беренче сабые тумаган иде.