Буа коткаручылары "кышкы каникулда" кемгә ярдәм итте

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

1 номерлы зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 1 гыйнвар көнне кичке сәгать 5 тулганда ук чакыру алалар. Шәһәрдә полиция хезмәткәрләре катнашында хуҗаларга бикләнеп калган ишекне ачып бирәләр.
3 гыйнвар көнне исә көндезге икенче яртыдан алып өч сәгатьтән күбрәк вакыт Тәтеш районы территориясендә Иделдә адашкан ике кешене снегоходта эзлиләр. Улья-новск өлкәсеннән килүчеләр исән-сау килеш табылалар.
4 гыйнварда авария урынына – Казан – Ульяновск трассасында дамба астына төшкән “BMW X5” автомобиле янына чыгалар. Техник эшләр башкару белән бергә зыян күрүче хатын-кызны носилкада “Ашыгыч ярдәм” автомобиленә эвакуациялиләр.
8 гыйнварда Казан – Ульяновск трассасында Буа белән Апас арасында 13 кеше утырган “Форд” автомобиленең техник төзексезлек килеп чыгу аркасында пассажир салоны җылытылмыйча баруын хәбәр итәләр. Коткаручылар Сарансктан Казанга баручыларны суык автомобильдән җылы урынга – Апас автовокзалына эвакуациялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International