Район мәгариф идарәсе каршындагы “Психология хезмәтчелеге” хәзер шәһәрнең Р. Люксембург урамындагы мәктәптән тыш эшләр бүлеге (ЦВР) урынына күченде.
Ә район мәгариф каршындагы мәктәптән тыш эшләр үзәге шәһәрнең Ленин урамында урнашкан элеккеге “Исәп-хисап касса үзәге” (РКЦ) булган бинада эшен дәвам итәчәк.
Бу балалар белән шөгыльләнүче учреҗдениеләрдә уңайлыкларны арттыру максатында эшләнде. Психология хезмәтчелеге хәзер 250 квадрат метр тирәсе, ә мәктәптән тыш эшләр үзәге 1000 квадрат метрга якын мәйдан били.