Район административ комиссиясе тарафыннан узган ел 108 беркетмә тутырылды.
Шуларның 87 проценты Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсе буенча авылны һәм шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата рәсмиләштерелде. Административ хокук бозулар өчен салынган штрафларның гомуми суммасы 136,3 мең сум тәшкил итә.