Буада IV “Сәламәтлек” спартакиадасы старт ала

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Район оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, эшчеләре, җитәкчеләре арасындагы традицион “Сәламәтлек” спартакиадасы 23 гыйнварда “Арктика” спорт мәктәбендә шорт-трек ярышлары белән башланып китәчәк. 

Шәһәрлеләр 10, авыллар 11 сәгатьтә старт алачаклар. Ир-егетләр өчен дистанция 500, хатын-кызларга 300 метр.

Киләсе атнада Наратлык урманында чаңгы ярышлары – 30ында 3 һәм 2 километрга узышлар, 31ендә эстафета булачак. Командаларны барлыгы 18 төрдә бәйгеләр көтә,  соңгысы – стритбол 21-22 майда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International