Шәһәрнең 2 номерлы лицееның 8 сыйныф укучысы Энҗе Хәйбуллова укучыларның география буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында призер булды.
Ә 5 номерлы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Иван Караваев укучыларның астрономия буенча бөтенрроссия олимпиадасының региональ этабында шулай ук призлы урын алды. Кичәге лицей-интернат укучысы, бүген Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы IT-лицейның 9 сыйныфында белем алучы Бикбулат Хәбибуллин өчен дә шатланабыз – ул география буенча бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында җиңү яулады.