Буада быел 11 күпкатлы йортка капиталь ремонт ясалачак

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ремонтчылар эшкә керештеләр дә инде. Быел да төзүчеләрне читтән алмаганнар, подрядчылар - райондагы төзелеш оешмаларныкы. Быелгы капиталь ремонтның бюджеты – 21 миллион сумга якын. Моңа федераль, республика, торак хуҗаларының җыелган акчалар кергән. Барлык төзелеш эшләрен 1 сентябьгә төгәлләргә ниятлиләр.

Капиталь ремонт үткәрелүче күпкатлы йортлар:

Үзәк урамы, 7 номерлы йорт;

Р. Люксембург урамы, 177, 134, 173 номерлы йортлар;

Б. Хмельницкий урамы, 37 номерлы йорт;

Ефремов урамы, 152 “А”, 170, 144 номерлы йортлар;

Напольная урамы, 31/12 номерлы йорт;

Гагарин урамы, 5 номерлы йорт;

Титова урамы, 10 номерлы йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International