Яңа 2016 елны 2 гыйнварда иртәнге 10 сәгать 10 минутта дөньяга “егет” туды. Мәскәүдә яшәүче Светлана һәм Мансур Хусановлар Буага Яңа ел бәйрәмнәренә кунака кайткач туарга ашыккан малайга Ислам дип исем биргәннәр. Абыйсы Ибраһимга 1,8 яшь. Гаиләгә, Исламның “түземсезлеге” аркасында вакытлыча Светлананың туган йортында төпләнергә туры килгән. Сабыйга бер ай тулгач әтиләре кайтып алачак.
– Яңа елдансоң бала карашырга Мәскәүгә барырга җыенган идек. Хәзер Буада “үстереп” җибәрәбез, – диләр әби белән бабай Әлфия һәм Николай Куликовлар. 4 килограммнан артыграк булып туган Ислам елак түгел.
– Абыйсы Ибраһим да тыныч булды, – ди әнисе. Бүген район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева районда яшәп килүче традиция буенча аларга, өйләренә барып, район башкарма комитеты исеменнәндә бүләк – мультиварка тапшырды. Сабыйның исән-сау, озынгомерле, бәхетлебулуынтеләде.