2016 елның 1 гыйнварыннан россяилеләр дәвалануга һәм укытуга социаль кайтарышларны эш бирүче аша рәсмиләштерә алалар. Моның өчен салым түләүче язмача гариза белән эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә, моңа социаль кайтарышка хокукны раслау турындагы салым органы белдерү кәгазен дә ияртергә тиеш.
Ә белдерү кәгазен алу өчен салым инспекциясенә язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза белән социаль кайтарышка хокук бирүче документлар – салым түләүченең дәвалануга һәм укытуга чыгымнарын раслаучы квитанцияләр ди китерелә. Салым инспекциясендә гаризаны 30дан күп булмаган календарь көндә карап бирергә тиешләр. Калганын эш бирүче башкарачак. Документларны тапшырган айдан эшләүченең хезмәт хакыннан 13 процент керемгә салым басып калынмаячак.