Буа ветеринария техникумында “Ретро-бал” узды

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Әлеге чара Татьяна көненә багышланды. Техникумда укучы бердәнбер Татьянаны котладылар. Аннан бал башланып китте. Анда төрле төркемнәрдән 23 пар катнашты. Егетләр, кызлар чит ил классика биюләрен – полонез, менуэт, вальс башкардылар. Шулай ук парларның киемнәре дә бәяләнде. Бәйге нәтиҗәләре буенча бал патшасы һәм патшабикәсе итеп Раил Булатовны һәм Марина Ибраһимованы сайладылар. Беренче урын Айгөл Миңнуллина һәм Юныс Мифтахетдиновка бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International