Дуңгыз гриппы Буага да килеп җитте

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Аны йоктыручы – яшәү урыны белән районда теркәлгән, Казанга барып эшләүче 55 яшьлек ир-ат. Район үзәк дәваханәсе табиб-эпидемиологы Резедә  Җәләлова ир-атның бу авыруны Казанда “эләктерүен” фаразлый. Ул хәзер дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегендә дәвалана.
 Быел гыйнвар аенда 58 кешегә ОРВИ диагнозы куелды. Шуларның 8е – балалар. 2 февральдә иртәнге 10 сәгатькә 8 кешедә ОРВИ теркәлгән, аларның 3се сабыйлар. Ләкин хәл эпидемиологик чикне узмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International