Буада дезертирлар кулыннан һәлак булган полицейскийларны искә алдылар

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген бу “кара” датага 14 ел тулу уңаеннан полиция хезмәткәрләре, гадәттәгечә, шәһәрнең үзәк мәйданына килделәр. Анда герой хокук сакчыларның батырлыгы хакында муниципиаль  район башлыгы Азат Айзетуллов, полиция бүлеге начальнигы Радик Егоров сөйләделәр. Һәлак булучыларның якыннары исеменнән чыгыш ясаган Фәһимә Абдрахманова мәрхүмнәрнең рухына дога укыды, шигырь сөйләде. Соңыннан һавада бердәм залп яңгырады, геройлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International