Бер-беребезгә булышыйк

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Февраль аеның бересеннән алып дүртесенә кадәр Казан шәһәре “Ярдәм” мәчетендә инвалидлар өчен  беренче тапкыр “Бер-беребезгә булышыйк” дигән семенар булып узды. Семенарда республикабызның төрле районарыннан килгән физик яктан кимчелекле булган кунаклар үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән таныштырды. Бу чара  барышында  төрле табиб, юрист киңәшләре бирелде, төрле өлкәдә мастер-класслар үткәрелде, кичләрен йә концерт, йә театрга бару белән дәвам итте.

Мондый семенар үткәргәннәре өчен Буа мөхтәсибәте исеменнән иң беренче чиратта Баязитов Илдар хәзрәткә, НИБФ “Ярдәм” фонды президентына Илгам Фатхирахмановичка, “Ярдәм” төрнәкләндерү үзәге вице-президентына Мәликә ханым Гильмутдиновага, проект кураторы булган Лилия туташ Салахутдиновага һәм “Ярдәм” мәчетендә барча эшләүчеләргә бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә барчаларыбызга да исәнлек-саулык,эшләребездә уңышлар, җиңеллекләр бирсен дигәнтеләктә калабыз. Мондый чаралар булып торсын, чөнки авыру кешеләрнең берләшүе аларга җиңеллек, күтәренке күнел бүләк итә.

Шамил хәзрәт Вәлиуллин,

Буа  шәһәре “Хаҗилар” мәчете 2 имамы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International