Татарстанда һава торышы бозыла

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Татарстанда буран, бозлы яңгыр көтелә. Бу хакта ТР гидрометүзәк идарәсе хәбәр итә.
Россиянең Европа өлешендә циклон керү сәбәпле, 16 һәям 17 февральдә һава торышы нык үзгәрәчәк, диелә хәбәрдә.
Әлеге көннәрдә көчле юеш буран, яңгыр, бозлы яңгыр, 16 февральдә аерым районнарда томан, 16 февраль кичендә һәм 17 февральдә тәүлек буе секундына 15-20 метр тизлектә, көчәйгәндә 20-25 метрга исүче җил күтәрелә, аяк асты бозлавык була.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International