Лицей-интернатның 3 сыйныфында белем алучы Эльвина “IT-чемпион” бәйгесендә планшетлы компьютер белән бүләкләнгән генә иде әле. Ә шушы көннәрдә ул Мамадышта узган Идел буе фәнни-гамәли конференциянең “Яшь тикшеренүче” номинациясендә беренче урын алды. Ул анда “Зыятдин Арусланов – Дан орденының тулы кавалеры” проект эше белән чыгыш ясады. Аның укытучысы Светлана Карпова җитәкчелегендә төрле конференцияләрдә яулаган җиңүләре байтак. Хәзер Эльвина халыкара дәрәҗәсендә үтәчәгенә әзерләнә. Уңышлар телибез!