Иске Суыксу урта мәктәбендә туган телне һәм Динә апа Камалетдинованы олылады

2016 елның 20 феврале, шимбә

Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе әгъзалары 21 февральдә булачак халыкара туган тел көненә һәм тиздән туган көнен билгеләп үтүче җирле шагыйрә Динә апа Камалетдинованың иҗат кичәсе җыелдылар.

Иске Суыксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары   ачык дәрес күрсәткәннән соң, очрашу мәктәпнең актлар залында дәвам итте. Укытучылар укучылар белән бергә  Динә апаның әсәрен сәхнәләштерделәр, җырларын башкардылар, шигырьләрен  сөйләделәр.

Шагыйрәнең иҗатташ дусты,  Р Сәгъдиев мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Айзетуллова “ачык дәрес”ләргә югары бәя бирде. Ә Динә апага иң җылы теләкләрен һәм яңа гына басылып чыккан китабын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International