Буага ТР Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров килде

2016 елның 20 феврале, шимбә

Ул Идел аръягы районнарыннан килгән вәкилләр белән хезмәтне саклау буенча семинар үткәрде.

Министрлык вәкиле  республикадагы оешма-предпрятиеләрдә хезмәтне саклау буенча контрольнең тагын да көчәйтелүе хакында әйтеп узды. Аның белән семинарда катнашкан Татарстанның дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы Артем Ларюхин хезмәтне саклау буенча таләпләрне үтәмәгән очракта юридик һәм вазифаи затларны нинди штраф суммалары көткәнен сөйләде.

Семинарда хезмәтне саклау буенча координация Советы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International