Казан белән Буа арасын якынайтучы боз юлы ябыла

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Аракчино бистәсе –  Югары Ослан боз юлы бүген 24 февральдә 22 сәгатьтә ябылачак, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр  министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе.

Боз юлының ябылуы һава температурасының кинәт җылынуы белән бәйле булуын әйтә хезмәтченлекләр.Идел елгасы аша ачылган әлеге юл быел февраль ае башларында ачылган иде. Ул Буа–Казан юлын шактый вакытка кыскартты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International