Муниципаль район Советының бишенче утырышы да әлеге шатлыклы вакыйгалар белән бер көнгә туры килде. Ул яңа ачылган Мәдәни үзәктә узды. Буалыларның шатлыкларын уртаклашуда Россия Дәүләт Советы депутаты Гильмутдинов һәм Татарстан вице-примьеры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та килгән иде. Кунаклар иң элек яңа төзелгән Мәдәни үзәкне һәм Бикмураз авылындагы “Яшьлек спорт комплексын ачтылар.