Буада “Россия радиосы + Татарстан радиосы” радиотапшыруларын 103,8 ешлыгында тыңларга була

2016 елның 26 феврале, җомга

15 февральдән Буа районы территориясендә  трансляцияләнүче  “Россия радиосы +  Татарстан радиосы” тапшыруларын хәзер FM диапазонда 103,8 МГц ешлыгында тыңларга була. Моңа кадәр тапшырулар гади ультра кыска дулкыннар аша трансляцияләнде. Татарстан Республикасы телерадиотапшырулар үзәге белгечләре әйтүенчә,  программаларны гади УКВ радиоалгычлар аша тыңларга була. Ул Буа районын тулысынча колачлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International