Буалы каратэчылар тагын җиңү яуладылар

2016 елның 27 феврале, шимбә

Бу юлы Ринат Хәсәнов шәкертләре Ульяновск шәһәрендә каратэ фудокан-кобудо буенча үткән ярышларда уңышка ирештеләр. Әлеге бәйге нунчаки ката, нунчаки кумитэ һәм БО ката (таяк белән ката) төрләре буенча узды.

16-17 яшьлекләр арасында Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Аяз Хәсәнов нунчаки ката буенча икенче, нунчаки кумитэда –  өченче, 14-15 яшьлекләрдән М. Вахитов исемендәге гимназиядән Гөлфинә Гафурова нунчаки катада өченче урын алдылар. 12-13 яшьлек каратечылар арасында М. Вахитов исемендәге гиназиядән Азамат Мөхәммәтҗанов нунчаки кумитэ төрендә беренче, лицей-интернаттан Рүзәл Ибәтуллин икенче булдылар. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Раил Җамалиев 11 яшьлекләр арасында икесендә дә уңышка иреште – катада беренче, кумитэда өченче урын яулады. 9 яшьлек каратэчылардан М. Вахитов исемендәге гимназия укучылары Азамат Хәсәнов һәм Рамазан Исхаков икесе дә нунчаки ката төрендә өченчелек алдылар. 2 номерлы лицейдан Данила Смирнов 8 яшьлекләр арасында БО ката буенча өченче урынга лаек булды. Бу көннәрдә буалы каратэчылар Кострома шәһәрендә Идел буе Федераль Округы беренчелегендә көч сыныйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International