"Алтын алка" ярымфинал ярышларында Буаның кызлар командасы нинди нәтиҗә күрсәтте

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

"Арктика" боз сараенда ике көн дәвамында бөтенроссия яшь хоккейчылар арасында хоккей буенча "Алтын алка"  ярымфиналы ярышлары үтте.

Уеннарның региональ этабында барлыгы биш 1999-2001 елгы кызлар командалары катнашты. Киеренке көрәштә  көндәшләре капкасына 19 алка керткән питрәч командасы җиңүче булды. Икенчедә - Кама Аланы ( 15 гол), өченчедә - "Казан Смена" (11 гол) командалары, Буаның кызлар командасы дүртенче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International