Буада “Сәләт” клубы бар

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Буалы укучыларны берләштерүче клуб күптән түгел М. Вахитов исемендәге гимназия базасында ачылды. Бу уңайдан анда Казаннан “Сәләт” клубы Президенты Айгөл  Габдрахманова, “Буа-Гәйрәт” лагере әйдаманнары Ләйсән Гыйльфанова, Чулпан Фатыйхова,  Буа районы өчен җаваплы әйдаман Альбина Маннапова катнаштылар.

Сәламләү чыгышларыннан соң буалы укучылар ике ай эчендә эшләнгән эшләре турында сөйләделәр, видеоролик һәм презентация күрсәттеләр, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Кунаклар залдагыларны ике командага бүлеп “Ике сәгатьтә смена булдыр!” уены уйнаттылар. Дуслык җиңде. Чара флешмоб белән төгәлләнде – аңа балалар да, өлкәннәр дә  кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International