Буада быел 29 февральдә туучылар булдымы?

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегеннән  алынган мәгълүматларга караганда, кичә, 29 февральдә, бер кыз бала дөньяга аваз салган. Кичә  район ЗАГС бүлегенә килеп әтисе Арина Руслановна Сабировага туу таныклыгы алган.

ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева белдерүенчә, дүрт елга бер генә килүче кәбисә елының 29 числосында туучылар шул көндә туган дип теркәләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International