Дөресрәге, әлеге районнар, шәһәр һәм өлкә мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты буенча укытучылары килде Буага семинарга.
Чара шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә уза. Семинар федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлана. Анда күпчелек укытучылар ачык дәрес тә бирәләр. Шулай ук Сингапур методикасы белән укыту буенча да мастер-класс үткәрелә.