Бу уңайдан тантана күптән түгел ачылган Мәдәни үсеш үзәгендә узды. Ишектән кергәндә һәрбер хатын-кызга лалә чәчәкләре бирделәр. Буалы гүзәл затларны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та котлады. Аннан "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең күңелле концерты булды.