Әлеге "Пар канатлар кирәк очарга" дигән кичә җанлы узды. Анда 50, 60 ел бергә яшәгән парларны котладылар.
Районның һәвәскәр җырчылары Фәния Исхакова, Ленар Салихов үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Киләчәктә бу хакта тулырак мәкаләне "Байрак" газетасыннан укый, "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе тапшыруыннан карый аласыз.