Буада элеккеге һөнәр училищесы остаханәләре нинди максатта ремонтлана?

2016 елның 11 марты, җомга

Шәһәрнең Ефремов урамындагы элеккеге 83 номерлы һөнәр училищесы янындагы остаханәләрне тәрәзәләре сүтелеп, ремонтлана башлады. Биредә нәрсә булачак? Буа ветеринария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллин белдерүенчә,  83 номерлы һөнәр училищесы техникум белән берләштерелгәннән соң, әлеге биналар веттехникум карамагына күчерелгән. Киләсе уку елыннан башлап уку йортында республикада берничә генә саналган  “Ресурс үзәк” оешачак. Ягъни техникум Идел аръягында төрле һөнәрчелек белгечләре әзерли торган уку базасы итеп саналачак. Киңәю белән бәйле рәвештә кайбер белгечлекләр буенча төркемнәрне һәм практик эш алып бару җиһазларын урнаштыру ихтыяҗы тагын да туган. Әлеге бина шул максатта ремонтлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International