Буаның Үзәк урамын Камил Зыятдинов исеменә үзгәртү турында карар чыкты

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

1 мартта Буа шәһәр Советының Үзәк урамны Камил Зыятдинов урамына кабат исемләү турында карары чыгарылды. Моңа бәйле рәвештә 2016 елның 1 июленә кадәр урамдагы адреслы табличкалар һәм аншлаглар үзгәртеп язылырга тиеш. Шулай ук әлеге урамда урнашкан оешма-предприятиеләргә, уку йортларына документларны кабат рәсмиләштерергә, ә яшәүчеләргә Россия УФМСының Буа шәһәрендәге бүлегендә кабат теркәлергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International