Яңа Чәчкап үзешчәннәре спектакль куйды

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Авылның мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” өлкәннәр театр түгәрәге үзешчәннәре бу юлы Наил Гаетбаевның “Аты барның, дәрте бар” комедиясен сәхнәләштерделәр. Рольләрне “Авангард” агрофирмасы баш агрономы Хәмит Гыйматдинов, укытучылар Фәридә Рәхимова, Гөлшат Халитова, ирле-хатынлы Айсылу һәм Ирек Солтановлар, Әхмәт авылы егете Айрат Сираҗев башкардылар. Халык аларның уйнавын яратып кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International