Билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашу хокукын 1999-2001 елгы кызлар арасында Татарстан Беренчелеге призерлары булган М. Вахитов исемендәге гимназиядән Раилә Халитова һәм Адав-Толымбайдан Виолетта Валиуллина яуладылар. Ул Пенза шәһәрендә март ахырында узачак.
2000-2001 елларда туганнардан самбо буенча Ижау шәһәрендә 18-20 мартта үтәчәк Идел буе федераль округы ярышларына Кыяттан Любовь Мануйлова, Ангелина Андриянова һәм шулай ук Виолетта Вәлиуллина, 2002-2003 елгылар арасында Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә май аенда булачагында 2 номерлы лицейдан Алмаз Солтанов, Кыяттан Анна Пайгунова, лицей-интернаттан Вюсал Кулиев, Зур Фроловодан Мария Куравина катнашачаклар.
Самбо буенча соңгы призерлар ачыкланган Татарстан Беренчелеге ярышлары Бикмураз авылындагы “Яшьлек” спорт комплексында узды. Анда республикадан 15 команда вәкилләре көч сынады.