Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова һәм Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев төбәкара татар балалар-яшьләр театр коллективларының “Ният” фестиваль-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Сигезенче тапкыр үткәрелүче бәйгедә буалылардан тыш Ульяновск, Самара, Пенза, Түбән Новгород өлкәләреннән, Чуашстан Республикасыннан, Татарстанның Идел аръягы районнарыннан 54 коллектив катнашты. Гран-при Пенза өлкәсенең Югары Әләзән авылына китте. Буалылардан Аксу мәктәбеннән Айнур Шәрәфетдинов “Иң яхшы ир-ат роле”, 5 номерлы мәктәптән Эльвина Әхмәдуллина “Иң яхшы хатын-кыз роле”, Илфат Исмәгыйлев “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле”, Зур Фролово мәктәбеннән Нәфисә һәм Салават Ханмурзиннар “Дуэт” номинацияләрендә җиңү яуладылар. 1 номерлы мәктәп өченче, 5 номерлы мәктәпнең “Сәләт” клубы икенче урынга, Аксу мәктәбе беренче урынга лаек булдылар.