Чәршәмбе көнне Мәдәни үсеш үзәгендә “Бердәм Россия” партиясеннән алга таба җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашуга кандидатлар сайлаучылар белән очрашуы булды. Буага бу максатта Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы министры Марат Әхмәтов, вакытлыча эшсез Максим Конов һәм “АМИ – недвижимость” җәмгыятенең үсеш буенча директоры Эдуард Шәрәфиев килделәр.
Башлап алдан тавыш би-рүне әзерләү һәм үткәрү буенча Татарстан Региональ Оештыру комитеты рәисе урынбасары, бүгенге очрашу өчен җаваплы Светлана Гыйниятуллина 22 майда булачак алдан тавыш бирү таләпләре турында мәгълүмат бирде. Аның әйтүенчә, бу көнне барлык теләүчеләр үзләре яшәгән урынга якын урнашкан сайлау участокларына килә алачаклар. Республикада барлыгы 560 участок ачылачак. Һәр сайлаучы бюллетень алып, “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар исемлегендә, шулай ук бер мандатлы округлар буенча кандидатлар арасында күрергә теләгән кешеләр өчен тавыш бирә ала. Алдан тавыш бирүдә катнашуга кандидатлар “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары яки аның тарафдарлары булган Россия Федерациясе гражданнары була ала. Әмма алар башка партия әгъзалары булмаска тиешләр, моннан тыш, хөкем ителмәүләре, Россиядән читтә вкладлары, җыелган акчалары булмавы, чит ил финанс инструментларын кулланмаулары шарт. Алдан тавыш би-рүдә катнашуга кандидатлар 21 майга кадәр очрашулар, фикер алышулар үткәреп, агитацияләү материаллары таратып, агитацияләү кампаниясен алып барырга хокуклы. Алдан тавыш бирү нәтиҗәлә-ре буенча 18 сентябрьдә узачак сайлауларда Дәү-ләт Думасына депутатлыкка кандидатларның йомгаклау исемлеге булдырылачак. “Бердәм Россия” партиясеннән алдан тавыш бирүдә катнашуга кандидат булып 27 кеше тер-кәлгән. Алар белән алдан тавыш бирү www.pg.er.ru web-сайтында танышып булачак.
– Бүген алдан тавыш бирү-не үткәрү “Бердәм Россия” партиясенең теләсә нинди сайлау кампаниясенә әзерлекнең гадәти этабына әверелде. Бу Партия Уставы таләбе генә түгел, ә кешеләр ышаныч белдерүче, иң мөһиме – сайлаучыларының мәнфәгатьләрен якларга әзер булган кандидатларны ачыклауга омтылыш, – диде Светлана Викторовна.
Аннан залда утыручыларны “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов сәламләде. Ул буалыларның алда торган алдан тавыш бирүдә, сайлауларда да актив катнашачагына ышаныч белдерде. Аннан җирле бүлек-чә җитәкчесе Илдар Измайлов белән бергәләп “Бердәм Россия” сафларына керүче “Буа элеваторы” агрономы Ленар Ка-мәртдиновка, “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Әхмәтҗановага, “Гармония” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Алсу Баһаветдиновага партия билетлары, истәлекле бү-ләкләр, Светлана Гыйниятуллина район финанс-бюджет палатасы баш бухгалтеры Венера Әһлиуллинага партиянең авторитетын күтәрүгә өлеш кертүе өчен Татарстан региональ бүлекчәсенең Мактау грамотасын тапшырдылар.
Аннан сүз алдан тавыш би-рүдә катнашучыларга бирелде. Алфавит буенча бе-ренче булып Марат Әхмә-тов чыгыш ясады. Ул аны Татарстанның авыл хуҗалыгында ирешкәннәре турында сөйләүдән башлады. Аның ил күләмендә тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә беренче бишлеккә керүен, сөт буенча беренче, ит җи-тештерүдә икенче урында торуын, республикада әле-ге тармакка караш уңай булуын, аны үстерү өчен 2 дистәдән күбрәк программа эшләвен, авыл хуҗалыгы җитештерүе күп кенә күрше регионнардагы кебек бизнеска гына әйләнеп калмавын һәм шул сәбәп-ле җирләрнең чәчелмәве-нә, терлекләрнең баш санын киметүгә юл куелмавын ассызыклады. Проб-лемаларны да барлады. Аны бигрәк тә хезмәт хакының, авыл хуҗалыгында эшләп алынган сумның сатып алу сәләте түбән булу борчый.
– Үземә килгәндә, хезмәт юлымны терлекчелек фермасыннан башладым, кешеләргә игътибарлы булырга өйрәндем, язмышыма хыянәт итмәскә тырыштым. Вазифаларым күтә-релә барган саен җаваплылыгым да арта барды, – диде ул.
Максим Конов кереш сүз-дән соң чыгышын ни сә-бәпледер авыр сулаудан башлады. Берәр җөмлә белән авыл хуҗалыгы язмышын да, анда яшьләр калмавы, аларның югары белем аласы килүләре, яшьләргә патриотлык тәр-биясе бирү, инфраструктур биналар төзелеше кебек проблемаларны барлап чыкты. Аларны хәл итүгә өлеш кертергә вәгъдә бирде. Депутатлар арасында үзе кебек яшьләр булырга тиешлеген әйтте, әмма үзе белән таныштыруны кирәк тапмады. Аннан соң трибуна артына күтәрелгән Эдуард Шәрәфиев шулай ук яшь буыннан. Ул очрашуга үзенең кыскача программасын да язып алып кил-гән. Бүгенге хезмәтенә килгәнче муниципаль хезмәтчелектә эшләгән, авыл җирлеге башлыгы булып торган, ул җирле депутат та. Халык белән турыдан-туры эшләүне максат итеп куя. Аларның сорауларын һәм тәкъдимнәрен кабул итү өчен түләүсез телефон номеры да бар: 8 800-505-84-59.