Район башкарма комитеты җитәкчесенең газлаштыру буенча урынбасары Вәгыйзь Гомәров сүзләренә караганда, быел райондагы берничә авыл халкы сулы булачак. Бүгенге көндә Ташкичүдә (Тимбай авыл җирлеге) 3 су скважинасы һәм 2 башня куелган. Ә су кертү буенча әлегә проект кына әзерләнгән. Тиздән биредә төп эшләр башланып китәчәк. Беррәттән Иске Суыксуда да 21 километр аралыкта су кертелә. Ә Килдуразда 3 ел буена алып барылган эшләр быел төгәлләнергә тиеш. Анда хәзер су башнясы урнаштырыла, ә моңа кадәр скважиналар куелган. Быел Ивашевка авылының бер урамында 2,5 километр аралыкта су торбалары сузу планлаштырылган. Анысына акчаны федераль бюджет биргән. Калганнарын республиканыкы финанслаган.