Татарстанның Футбол федерациясе кубогы Буага “кайтты”

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Аны 2002-2003 елларда туган яшүсмерләр командасы республиканың кечкенә шәһәрләре арасында Аксубай районында узган мини-футбол турнирында яулады. 8 команда катнашкан бәйгедә “Батыр” спорт мәктәбе тренерлары Ренат һәм Радик Садыйковларның шәкертләре үз төркемнәрендә бары “Чистай-1” командасы белән генә “ничья”га уйнадылар. “Урыссу”ны 7:2, “Чистай-2”не 3:2, чирек финалда “Норлат”ны 6:0, ярымфиналда “Чистай-2”не 2:1 исәбе белән җиңделәр.  Финал уеннарында футбол кыры хуҗаларыннан 3:2 исәбе белән өстенлек алып чемпион исеменә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International