Буалылар, никахлашу мизгелләре белән фотоларны ЗАГСка, конкурска китерегез

2016 елның 25 марты, җомга

Район ЗАГС бүлеге бу уңайдан “Язмышның матур мизгелләре...” дип исемләнгән фотоконкурс игълан итә.  Катнашучыларның яше чикләнмәгән – бары фотоальбомнардан әти-әниләрегезнең, әби-бабайларыгызның, үзегезнең никахны теркәү тантанасы сурәтләнгән фотоларны табып, 25 апрельгә кадәр ЗАГСка китерергә кирәк.

Алар А4 формат зурлыгында һәм А3 форматтагы ватман кәгазенә ике яклы скотч белән ябыштырылган, анда авторның исем-фамилиясе, уку яки эш урыны, вазифасы  язылган булырга тиеш. Фотоэшкә анда сурәтләнгән кешеләр турында мәгълүмат, фотоның тарихы, кайда һәм кайчан төшерелүе һәм нинди номинациягә җибәрелүе дә (А4 формат, шрифт - 16) ияртелү шарт. Ә номинацияләр дүртәү - “Сугышка кадәр чор” (1941 елга кадәр), “Сугыштан соңгы чор” (1941-45), “Сугыштан соңгы чор” (1946-1993), “Бүгенге чор” (1994-2016). Җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Иң яхшы эшләр Халыкара гаилә көненә багышланган район күргәзмәсенә куелачак.

Белешмәләр өчен телефон: 3-20-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International