31 мартта буалыларга “ана капиталы” средстволарыннан 20 мең сумны куллана алу мөмкинлегенең соңгы көне

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Ягъни 2015 елның 31 декабренә карата “ана капиталы” сертификаты булган гаиләләр 31 мартка кадәр районара Пенсия фонды идарәсенә килеп  гариза язганда кулларына  20 мең сум акча ала алачаклар. Гаризада СНИЛС номеры, ана капиталы сертификатының сериясе, номеры языла. Үзең белән паспорт, реквизитлар исәбе турында банк белешмәсе булу шарт. 20 мең сум, яисә сертификат иясе исәбендә 20 мең сумнан да азрак калган акча ике атна эчендә исәбегезгә күчәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International